Бүген Ләшәү Тамак мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды .Бу искиткеч көн белән ЛәшәүТамак авыл җирлеге башлыгы И.З. Хабибуллин ,Ләшәү Тамак гомуми урта белем бирү мәктәбе директоры Р. С. Дәүләтов котладылар. Барысына да ныклы сәламәтлек, куелган максатларга ирешүләрен, бәхет, иминлек һәм тыныч күк йөзе теләделәр.