Бүген Ләке урта гомуми белем бирү мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды. Быел мәктәптә чыгарылыш сыйныфы юк. Ләкин укучылар һәм укытучылар искиткеч чара оештырдылар. Ләке авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ю.Г. Антонов, Ләке авыл җирлеге Советы депутаты Р. Р. Ризатдинов бәйрәм белән котладылар. Төрле конкурсларда актив катнашкан укучыларга дипломнар , бүләкләр тапшырдылар.