Бүген мәктәптә 2023 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау яңгырады. Тантаналы линейканы мәктәп директоры Гайнутдинов Фирдәвес Мәгъданур улы ачты. Чыгарылыш укучыларын Азалак авыл җирлеге рәисе Габделгазизов Илгизәр Габделкаюм улы һәм "Сарман таңнары"әдәби берләшмәсе әгъзалары котлады. Укытучыларга, ата-аналарга рәхмәт сүзләре яңгырады. Җавап итеп беренче укытучылар, ата-аналар чыгыш ясады. Һава торышы шулай ук кояшлы көн булуы белән сөендерергә булды. Ак юллар сезгә, балалар!