Бүген Россия эшкуарлыгы көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәмгә эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр, предприятие җитәкчеләре чакырылган иде. Район Башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвирович эшмәкәрләрне котлады, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Җыелганнар игътибарына кече һәм урта бизнес субъектлары эшчәнлеге турында кечкенә презентация тәкъдим ителде. Кунаклар викториналарда, күңелле уеннарда катнаштылар, дөрес җавап бирүчеләргә призлар бирелде. Эшмәкәрләргә мәдәният бүлеге хезмәткәрләре үзләренең матур концерт номерларын бүләк иттеләр. Кунакларның аралашуы бәйрәм өстәле артында дәвам итте. Тагын бер тапкыр бәйрәм белән барлык бизнес вәкилләрен котлыйбыз!