Китапханәгә экскурсия

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Китапханә кешелекнең акыл дәрьясы саклана торган урын. Рәт – рәт тезелгән китаплар – дәверләр катламы кебек. Китапханәгә меңләгән шәхесләр язмышы да, үлмәс дастан - әкиятләр дә, меңнәрчә халыклар тарихы да, акыл ияләренең яшәү фәненә өйрәткән тәгълиматы да сыйган.
29 май көнне Сарман гимназиясенең 10 “А” сыйныф укучылары китапханәдә экскурсиядә булдылар. Танышу укучыларга хезмәт күрсәтү бүлегеннән башланды, китапханәче 99 еллык тарихы булган китапханә белән таныштырды, китапханәдән файдалану кагыйдәләрен аңлатты. Укучылар игътибарына китап күргәзмәләре, стендлар, яшьләребез укый торган әдәбият тәкъдим ителде. Шулай ук укучылар шагыйрь, галим Дамир Гарифуллин һәм якташларыбыз иҗатына багышланган бүлектә, «Книгостайл» могҗизалы бүлмәдә булдылар. Бөтенроссия китапханәләр көне уңаеннан оештырылган библиоквилт мәгълүмат стендына үз теләкләрен язып калдырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International