Халыкара балаларны яклау көне алдыннан мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче Теләнче - Тамак интернат – мәктәбе укучылары өчен сюрприз ясарга булдык. Исегезгә төшерәбез, «Путешествие в прошлое» проектын тормышка ашыру кысаларында укучылар үзләре Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеена килде. Бу юлы без үзебез аларга барырга булдык. Алга куелган максатны истә тоттып, халкыбызның мәдәниятен, гореф – гадәтләрен саклау, төррле бәйгеләр һәм уеннар әзерләп, очрашуны онытылмаслык, күтәренке кәеф, көлүләр һәм елмаюлар белән тулы итү теләге белән юлга кузгалдык.
Уебызны чынга ашырыр өчен, вакыт машинасына утырып йөз ел үткәннәргә кайттык, ә анда бу вакытта традицион «Җыен» бәйрәме гөрли иде.
Йөз ел элек ул татар тормышында аерым урын алып торган. Мул сыйларга, ярышларга һәм ярминкәләргә бай бәйрәм ел саен үткәрелә торган булган, аңа алдан ук бик җаваплы итеп әзерләнгәннәр. Ләкин бүген ул онытылган диярлек.
Безне һәрвакыттагыча балаларның кояштай нурлы йөзләре, җан җылысы тулы кочаклары каршы алды, билгеле булганча, әлеге интернат-мәктәп белән күптән хезмәттәшлек итәбез, алар безне яхшы беләләр һәм килүебезгә һәрвакыт шат.
Шаккаткыч балалар! Автобустан төшергә өлгермәдек, алар инде әйберләрне бушатырга һәм атрибутларны урнаштырырга ярдәм итә башладылар. Хәтта малайлар аппаратураны үзләре тоташтырырга һәм көйләргә тырыштылар. Һәм әлеге җаваплы, мөһим бурычны бик уңышлы башкарып чыктылар. Алар өчен башкаларга ярдәм итә алуларын аңлау бик мөһим.
Бәйрәмнең тарихы белән танышкач ярышларга, бәйгеләргә старт бирелде.
Традицион татар бәйрәмнәренең төп фигураларның берсе – әлбәттә ат. Ләкин ат чабышларын оештырганчы егетләргә әлеге горур җәнлекләрне иярләргә кирәк бит әле. Иң кыю һәм батыр малайлар кулларына аркан алып ат иярләргә керештеләр. Бу бик авыр эш иде, ләкин беркем дә бирешмәде һәм һәркем үзенә ат тотты. Үзләренең тугры атларына атланып, егетләр стартка тезелделәр. Атлар тояк бәреп дулыйлар, пошкыралар, һаваны ярып кешниләр, “Бер, ике, өч...Киттек!”. Чабыш шулкадәр көчле һәм дәртле булды, хәтта ком бураны да күтәрелде. Гадәт буенча, кызлар чиккән сөлгеләрне җиңүчегә һәм соңгы булып килгән атка бәйләделәр.
Инде кызларга чишмәгә суга барыр вакыт җитте, ә инешне кичәр өчен күпер юк. Ни хәл итергә!? Ләкин егетләр аптырап тормадылар, инженерларга гына хас зирәклек күрсәтеп, бер кадак та кулланмыйча, тиз арада күпер төзеп тә куйдылар. Әй, китте кызлар кәс-кәс басып бәллүр сулы чишмә буена, чиләкләрен мөлдерәмә тутырып, шаярып- көлеп кайтып җиттеләр.
Кызлар чишмәдән кайтуга, егетләр үз көчләрен төгәллектә сынап карарга тезелеп басканнар иде инде. Кулларында ук, җәя, күзләрен кысып төзәп-тәзәп карыйлар.
Бер генә бала да катнашмый калмасын дип, барлык бәйгеләрне һәм уеннаны берничә тапкыр үткәрдек, ә иң хәйләкәрләре икешәр һәм хәтта өчәр тапкыр катнашты. Ярышлар арасында хәл алган мизгелләрне И.Г.Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары - Сабирҗанова Самира һәм Исламов Азамат (җитәкчеләре Расиха Мөгалләф кызы Хәмидуллина) үз җырлары белән сөендерделәр.
Вакыт сизелми дә үтеп китте, балалар күзендә шатлык, сөенеч нурлары уйнавын күреп бик сөендек, димәк тырышлыгыбыз тиккә булмады, димәк алар тормышына без тагын бер онытылмаслык көн өсти алдык.
Чара «Свет» социаль ярдәм фондының хәйрия финанслау ярдәме белән үткәрелде.