Ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар

2023 елның 1 июне, пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы ветераннар (пенсионерлар) Советы ветераннар арасында шахмат һәм шашка буенча ярышлар оештырды.

60 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге ир-атлар арасында шахмат буенча ярышларда АМР Спартакиадасы ХШ Өченче яшь һәм ветераннар Советының 45 еллыгы исәбенә 1 урын өчен Сабиров Тимерҗан Сәлихҗан улы бүләкләнә.

Әлмәт муниципаль районы пенсионерлары ветераннары арасында шахмат һәм шашка буенча ярышларда Спартакиада ХШ һәм ветераннар Советының 45 еллыгы исәбенә 1 урын өчен "Җәлилнефть"НГДУ командасы бүләкләнә.

Безнең команда составы.
Сабиров Тимерҗан Сәлихҗан улы яшь категориясендә ир атлар арасында шахмат буенча 1 урын Талибуллин Рамил Катиф улы ир атлар арасында шашка буенча 2 урын Ихсанова Ландыш Замил кызы хатын кызлар арасында шахмат буенча 1 урын Гәрәева Галия Хатиф кызы хатын кызлар арасында шашка буенча 1 урын Якупов Альберт Гәрәевич ир атлар арасында шашка буенча 3 урын Камалов Эдвард Рашат улы ир атлар арасында шахмат буенча 1 урын

 

Ветераннарыбызны җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар, сәламәтлек телибез. Безнең девиз кала:

Картаймыбыз әлә картаймыйбыз!”

 

Ветераннар советы рәисе А. Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International