1 нче июнь - Балаларны яклау көне! Бу җәмгыятькә һәр баланы якларга кирәклеген искә төшерү дә, дөньядагы барлык балаларга бәхетле, сәламәт,әдәпле һәм җаваплы кешеләр булып үсәргә мөмкинлек бирү дә. Чөнки нәкъ менә балачакта кеше характерының нигезләре салына. Шул уңайдан «Сарман» кинотеатрында «Лилия» балалар бакчасына йөрүче балалар өчен «Умка в кино» исемле мультфильм күрсәтелде.