Балаларны яклау көне уңаеннан 3 июнь көнне Ләке авыл җирлегендә балалар Сабантуе узды. Балалар өчен капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзне бәйләп әйбер кисү һәм башка төрле уеннар оештырылды. Уеннар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Балалар өчен батут, карусельләр дә урнаштырылган иде. Бу күңелле чараны мәдәният йорты, мәктәп, авыл җирлеге оешмалары бергәләп оештырды. Бүләкләрнең иганәчесе Ләке авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары хезмәткәрләре. Дөньялар имин-тыныч булып, балаларны сөендереп, сәламәт булып яшәргә язсын барчабызга.