Татарстан Республикасы профсоюз оешмалары арасында туристик слет

2023 елның 3 июне, шимбә

Сарман районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасы профсоюз оешмалары арасында Яшел Үзән шәһәрендә узган туристик слетта катнашты. Слет 3 конкурска бүленә: спорт-туристлык маршруты, спорт балык тоту һәм Формула-1. Барлык конкурслар һәм спорт-туристлык маршруты этаплары нәтиҗәләре буенча безнең команда үз төркемчәсендә 2 урынны алды. Хезмәттәшләребезне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International