Бүген Усть-Курдюм авылында өлкә Сабантуе узды

2023 елның 3 июне, шимбә

Бүген Усть-Курдюм авылында өлкә Сабантуе узды.
Кадерле дуслар! Бүгенге көнебезне ерак гасырларга тоташтыручы, борынгы, ләкин мәңге яшь, олуг бәйрәмебез – Сабантуебыз котлы булсын. Барчагызга да бәхет, шатлык, исәнлек-саулык, илебезгә тынычлык, иминлек телим.  
Бу затлы һәм зиннәтле бәйрәмебез безнең күңелләрдә дуслык күперен тагы да ныгытыр, Саратов һәм Сарман халкының үзара аралашып яшәвенең матур дәвамы булыр, дигән өметтә калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International