Хузина Гөлчирә Габделхак кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп утте

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

     Тубән Ләшәү авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Хузина Гөлчирә Габделхак кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп утте. Юбилярга район башлыгы урынбасары Гараева Гүзәл Рифкатовна Россия президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләген тапшырды. Шулай ук ветеранны социаль яклау начальнигы Лилия Гыйльметдинова, Шәфкать үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Илфат Хабибуллин котлап, юбилярга  сәламәт булып якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International