2 июнь көнне авыл җирлеге авылларында гадәттәгечә Сабантуйга бүләкләр җыю оештырылды. Карашай-Саклау авыл җирлеге, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре, балалар һәм теләгән һәркем авыллардан йөреп, Сабантуй бәйрәменә чакырды, бүләкләр җыйдылар, күңелле халык җырлары җырладылар, авылдашлар белән биеделәр, күңел ачтылар.