Районда чәчүлекләр бәяләнде

2023 елның 6 июне, сишәмбе

Һәр ел саен, Сабантуй алдыннан, авыл хуҗалыгында чәчү кампаниясенә йомгак ясала. Үсентеләр, көзге һәм язгы культураларның үсеше бәяләнә.

Бу матур традиция буенча, бүген муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге комиссия быел да чәчүлекләргә үз бәясен бирде. «Агросила» җәмгыятенең баш агрономы Ростям Хәбибрахманов, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Николай Сахуриев, идарә җитештерү бүлеге начальнигы Илнур Сәлихов, «Россельхозцентр»район филиалы начальнигы Рамил Нәҗметдинов составындагы абруйлы комиссия район кырларында булды.

Чара нәтиҗәләре буенча беренче урынны «Җәлил» һәм «Родные края»агрофирмаларының җитештерү комплексларына бирделәр. «Нөркәй» һәм «Сарман» агрофирмалары икенче урында. Сарман аграр көллияте өченче урынны алды. Хезмәт ударниклары район Сабантуенда бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International