Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллинның Сабантуй бәйрәме белән котлавы

2023 елның 10 июне, шимбә

Хөрмәтле райондашлар!

Ерак араларны якын итеп, Сабан туена кайткан кадерле кунаклар!

Сезне чын күңелдән иң затлы милли бәйрәмебез – Сабан туе белән котлыйм.

Сабантуй – халкыбызның иҗат хәзинәсе. Ул татарларның рухи байлыгын, тапкырлыгын, күп гасырлы тарихын, бүгенгесен һәм киләчәген, халыкның хезмәт сөючәнлеген, кунакчыллыгын, күңел киңлеген һәм игенче хезмәтенә хөрмәтен чагылдыра.

Сабантуй республика чикләрен үтеп, Россиядә һәм башка илләрдә дә даими уздырыла. Ул төрле милләт халкын берләштерә, дуслык-туганлык җепләрен ныгыта.

Сарманлылар - язгы кыр эшләре буенча республикада алдынгылар сафында. Башка тармакларда да нәтиҗәле эшләребез, уңышларыбыз бар. Республика программаларында, милли проектларда актив катнашабыз. Торак төзү, социаль объектларны, парклар, күпкатлы йортлар һәм ишегалларын реконструкцияләү, юллар төзү, чиста су, торак-коммуналь хуҗалыгы сорауларын чишү – барысы да дәүләт программаларына нигезләнгән. Традициягә әверелгән санитар чистарту, яшелләндерү, төзекләндерү икеайлыгында катнаштык. Район халкының активлыгы белән җирлекләрнең территорияләре дә тәртипкә кертелде. Районның һәм республикабызның социаль-икътисади үсешендәге тырыш һәм намуслы хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә.

Хөрмәтле сарманлылар, районыбыз кунаклары!

Гөрләсен, җырласын, мәңге яшәсен Сабан туе!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International