Районда Россия көне билгеләп үтелде

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Сарман авылының Үзәк паркында төп дәүләт бәйрәме хөрмәтенә тантаналы чара узды. Район башлыгы Фәрит Хөснуллин якташларын бәйрәм белән котлады, районның яшь халкына паспортлар, истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук Фәрит Мөнәвир улы Сабантуй кысаларында узган һәм милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган Иң яхшы милли костюм конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International