Кәүҗияк авылында 11 июньдәмилли татар бәйрәме "Сабантуй" узды. "Сабантуй" милли уеннар, көрәш, җырлы –биюле искиткеч концерт программасы белән гөрләп үтте. Бәйрәм белән котларга Татарстанның халык артисткасы Лилия Муллагалиева, Алина Даутова, алып баручы Ринас Ахметов килгәннәр иде. Татар җырларын җырлаучы африкалы Оливер Микенди бәйрәмгә тагын да ямь өстәде.