11 июньдә Яңа Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре үтте.

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. 11 июньдә  Яңа Имән  авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәмнәре үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Ф. , Агрофирма җитештерү комплексы белән идарә итүче  Гараев Р.Ф ., ТР Сарман муниципаль районы финанс-бюджет палатасы рәисе Зиятдинова Л.Ш. котладылар. Айгиз Ахметов һәм аның иҗатташ дуслары  бәйрәмгә ямь өстәделәр.  Ильназ Гималетдинов һәм аның төркеменең чыгышында халык яратып карады. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International