Балалар сабантуе 2023

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Һәр халыкның үз традицияләре, бәйрәмнәре, уеннары бар. Безнең республикада зур бәйрәмнәрнең берсе булып Сабантуй санала.

10 июньдә Сарман авылында балалар Сабантуе бик күп балалар һәм өлкәннәр белән кызыклы һәм күңелле үтте. Бәйрәмне алып баручы китапханәчеләр милли бәйрәм атмосферасын булдырырга тырыштылар. Балалар җырлар башкардылар, шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, төрле конкурсларда ярыштылар.

Балалар милли уеннарда үзләренең җитезлеген һәм осталыкларын күрсәттеләр: «Эй, дустым, чүлмәкне тап», «Капчыкларда йөгерү», «Кашыкка йомырка салып йөгерү», «Ат чабышлары», «Йөзек салу” һәм башкалар. Балалар өчен иң авыры-күзләрне бәйләп чүлмәккә эләгү, әмма алар бу сынауны да җиңделәр! Бүләксез беркем дә калмады!

     Бәйрәмне оештыруда катнашкан спонсорларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә.Менә алар- эшмәкәрләребез Талибуллина Нурия, Васильева Юлия, Ильгамутдинова Рәмзия, Хазиева Розалия һәм аларның гаиләләре. Аларга тагын бер кат  зур рәхмәтләребезне җиткереп, эшләрендә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International