Сабантуй: милли бердәмлек бәйрәме

2023 елның 13 июне, сишәмбе

Иске Минзәләбаш авылында 11 июньдә авыл хезмәтчәненең төп бәйрәме - Сабантуйны киң колач белән билгеләп үттеләр.  Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Айдар Габдрахманов, имам-хатыйп Илдар Әшрәфуллин, ветераннар советы рәисе Мөхәммәтҗанов Ленар чыгыш ясап, авылдашларга бәйрәм котлауларын җиткерделәр. Алар халык традицияләрен саклау һәм арттыруның мөһимлеген билгеләп үттеләр. Мәртәбәле  кунак - Татарстан Республикасы  "Татнефть" җәмгыяте  Профсоюзының профком рәисе Яруллин Гомәр Кәрим улы, бәйрәм белән котлап, авыл хезмәтчәннәренә, шулай ук авыл җирлеге территориясендә яшәүче нефтьчеләргә рәхмәт белдерде.

Бераз салкынча һава торышына карамастан, бу чарадан  беркем дә читтә калырга теләмәде.  Авыл халкы һәм  килгән кунаклар,  төрле ярышларда җиңүчеләр һәм артистлар адресына көчле алкышлар яудырдылар, мәйдан  күңелле көлү  авазларыннан яңгырап торды. Бу көнне һәркем үз талантын   һәм  сәләтен күрсәтергә мөмкинлек алды. Егетләр, капчыклар сугышы, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тартышу һәм милли  көрәштә үзләренең көчен һәм җитезлеген  күрсәттеләр. Өлкән буын да игътибардан читтә калмады.  Алар өчен балачактан ук яраткан күңел ачулар әзерләнгән: зур галошлар киеп йөгерү, капчыклар киеп йөгерү, агач кашыкка  йомырка салып  йөгерү, сулы көянтә-чиләкләр белән узышу  һәм башка уеннар.

Әйтергә кирәк, борынгы күңел ачулар үсеп килүче буынга да ошады.

Малайлар һәм кызлар инициативаны тиз арада өлкәннәрдән  эләктереп алдылар һәм уеннарда актив катнаштылар. Балалар батутларда рәхәтләнеп уйнады, шикәр мамыгын һәм башка тәм-томнар белән сыйланды.

  Дәртле татар көйләренә, оныклары белән беррәттән,  әби-бабайлар да арганчы биеделәр.  Бик матур уздырылган Сабантуйны оештыручыларга,  бәйрәмне алып баручы композитор,  “Минзәләбаш” җыры авторы - Илшат Хәбибуллин, һәм җырчы Айгөл Газетдинова адресына аерым рәхмәт сүзләре  яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International