Бүген Даулы Болын мәйданында ветераннар (пенсионерлар) өчен Сабантуй узды. Җыелганнарны район ветераннар Советы Рәисе Асылъяр Харисов сәламләде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сабантуй концерт номерлары, спорт уеннары белән үрелеп барды.