Якташыбыз - Ниңневартовск шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясенең "Мирас" җирле иҗтимагый оешмасы әгүзасы Галиуллин Рифкат Мәүмүт улы милләтара тынычлыкны һәм бердәмлекне ныгытуга, татар милли мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәтенә лаек булды. Без райондашыбызны дәрәрҗәле бүләге белән тәбриклибез, киләчәктә дә игелекле гамәлләрендә уңышлар телибез.