Бүген районда Эшкуарлар өчен «Бизнес һәм хакимият: ачык сөйләшү» проекты кысаларында бизнес-интенсив онлайн режимда уздырылды.
Эшмәкәрләр алдында Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Сарман районнарындагы территориаль бүлеге башлыгы Ирина Хәйруллина, район прокуроры Татьяна Федоровская чыгыш ясады.