2023 елның мартында Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты «Коммерцияле булмаган оешманың һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы – Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивын комплектлау чыганагы» конкурсын игълан итте. Бу конкурста республиканың 41 авыл жирлеге катнашты. «Керәшенем - күңел бизәгем. - Кряшены - свет души моей!» проекты белән Сарман муниципаль районының Ләке авыл җирлеге Башкарма комитеты катнашып, 375000 сумлык грантка ия булды.
Акча архив документларын саклауның норматив шартларын тәэмин итүгә, матди-техник базаны ныгытуга, авыл җирлеге архив документларын популярлаштыруга юнәлдереләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм республика конкурсларында җиңүче оешмалар арасында килешүләр имзаланды.