"Радуга" мәктәп яны лагере үз эшен башлады

2023 елның 20 июне, сишәмбе

20 нче июньдә «Җәлил гимназиясе»ндә мәктәп яны лагере эшли башлады. Иртә белән мәктәп сыйныфлары балаларның көлүләре һәм күңелле тавышлары белән тулды. Традицион линейка, зарядка, иртәнге аш - шулай итеп  лагерь көне башланды.Тәрбиячеләр балаларны отрядларга бүлделәр, мәктәп яны җәйге лагеренда куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр.Иртәнге аштан соң балалар отрядларына исем, девиз уйлап табалар һәм отряд командирын сайлыйлар, стадионда хәрәкәтчән уеннарда катнашалар.Төшке аштан соң «Күңелле стартлар» эстафетасы үткәрелде. Аннары көндезге линейкада лагерьның беренче көненә йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International