Бүген үзенең 99 яшьлек юбилеен хөрмәтле ветеран Шәрипҗан Әхмәтҗанов билгеләп үтә.
"Шәрипҗан абый, сезнең тормыш юлыгыз соклануга лаек. Сугыш елларындагы авырлыкларны кичергәннән соң, сез илнең сугыштан соңгы торгызылуына үз өлешегезне керттегез. Сез матур гаилә кордыгыз, игелекле балалар үстердегез. Район үсешенә керткән шәхси өлешегез һәм намуслы хезмәтегез өчен Сезгә зур рәхмәт белдерәм һәм Сезне туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм. Сезгә сәламәтлек, җан тынычлыгы, иминлек, балаларның һәм оныкларның игелеге телим", - диде Фәрит Мөнәвир улы.