Бүген Сарман авылының үзәк паркында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чара узды.
Чарада район җитәкчеләре, хәрби комиссариат вәкилләре, яшь армиячеләр, авыл мәктәпләре укучылары катнашты. Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җыелганнар алдында чыгыш ясады. Бер минут тынлык игълан ителде. Ахырда мәңгелек утка чәчәкләр, веноклар салдылар.