Бүген башлангыч мәктәп укучылары өчен мәктәп яны лагеренда «Россиянең бөркете»нә багышлау тантанасы узды. Чара Россия Федерациясе һәм Татарстан дәүләт гимннарын башкарудан ачылды. Яшь Бөркетләр үз Ватанын яратырга һәм сакларга, сүз һәм эш бердәмлегенә иярергә, кайгыртучанлык һәм мәрхәмәт күрсәтергә, дуслыкны кадерләргә, намус һәм вөҗдан буенча эш итәргә тантаналы вәгъдә бирделәр.