Район башлыгы Фәрит Хөснуллин билбау көрәше буенча дөнья чемпионы Алмаз Миңнехуҗинны шәхсән үзе котлады. Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Билбау көрәше ярышларында ирешкән уңышлары, халык арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга керткән шәхси өлеше өчен зур рәхмәт белдерде.