Буллинг (ингл. bullying куркыту) мәктәптә укучыларның берсенә карата эзәрлекләү һәм агрессия. Балалар берәр яшьтәшне эзәрлеклиләр һәм мыскыл итәләр. Психологлар билгеләп үткәнчә, агрессорлар башлангыч һәм урта сыйныфларда күбрәк. 15-16 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр арасында алар күпкә эзерәк. Укучыларны буллинг төшенчәсе, формалары һәм структурасы белән таныштыру, көч куллануга дучар булган балага карата эмпатия һәм кичереш хисе тәрбияләү, катлаулы ситуациядән чыгу юлларын эзләү күнекмәләрен үстерү; җаваплы һәм куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру, мәктәп мохитендә көч куллануны профилактикалау максатыннан, «Форпост» үзәге Җәлил гимназиясе базасында"Балалар арасында буллингка каршы корэш!"исемле чара уткэрде.