2023 елның 26-29 октябрендә Волгоград өлкәсендә ралли-рейдлар буенча Россия чемпионатының йомгаклау этабы узды.
Богдан Кәримовның «КАМАЗ-мастер» экипажы, аның составында безнең якташыбыз, Сарман районында туган Алмаз Әхмәдов та чыгыш ясады, чемпионатта 3 урынны алды. Спортчыларны әлеге югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз.
Синең белән горурланабыз, Алмаз, туган көнең белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, алга таба уңышлар һәм яңа югары казанышлар телибез.