31 октябрьдә Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында «Теләкләр шары» чиксез игелек марафонында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
49 яшь татарстанлының теләкләрен үтәү Росприроднадзор җитәкчесе урынбасары Светлана Жулина, Росприроднадзорның дәүләт геологик күзәтчелеге идарәсе башлыгы Наталья Огурцова һәм Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров катнашында узды.
Балалар Татарстанның төрле районнарыннан: Мамадыш, Буа, Сарман, Түбән Кама районнарыннан килделәр. Казаннан да балалар бар иде. Балаларны залда «Экология-һәркем эше» Халыкара балалар – яшүсмерләр премиясе символы - Мишка Умка күңел ачты.
Тантана башланыр алдыннан кунакларга Җир шары экомодельләреннән күргәзмә күрсәтелде, аларны балалар үзләре икенчел чималдан һәм марафонда катнашу өчен табигый материаллардан ясадылар.