3-4 нче ноябрьдә Азнакайда АИБА халыкара категорияле судья Абдрашитов Зиннур Зәйнетдин улы истәлегенә багышланган бокс буенча турнир узды. Ярышларда Татарстан спортчылары, шул исәптән Җәлил бистәсе, Башкортостан һәм Ырымбур өлкәсе боксчылары катнашты. Республика башкаласыннан спортчыларны бүләкләү тантанасына халыкара класслы спорт мастеры, педагогия фәннәре кандидаты Гатин Фаат Аграфович килде. Җәлил гимназиясенең 4 нче Б сыйныф укучысы Гарифуллин Айнур үз үлчәү категориясендә беренче урынны алды. Җиңү белән котлыйбыз! Абдрашитовлар гаиләсеннән финалистлар призлар алды. Ярышлар уңай атмосферада тәмамланды.