2021 елдан Татарстан Республикасында «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләренә һөнәри белем бирүне һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру программасы гамәлгә ашырыла (алга таба – Программа). Программа Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан имин булмаган санитар-эпидемиологик хәл һәм тиешле тискәре финанс-икътисади нәтиҗәләр, предприятиеләр һәм оешмаларның икътисади тотрыксызлыгы аркасында хезмәт базарында киеренкелекне киметү мәсьәләсен хәл итү максатыннан гамәлгә ашырыла.