10 ноябрь көнне район инвалидлар җәмгыятенең чираттагы пленум утырышы булып узды. Утырышны оешма рәисе Харисов Асыляр Мөнәвир улы алып барды. Җыелышта район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсэтү үзәге директоры Ландыш Мөхлисуллина, мәшгульлек узәге директоры Гөлнара Хәйбрахманова катнаштылар. Көн тәртибендэ инвалидлар декадасы, аларның көн-күрешләре сораулары күтәрелде.