90 яшьлек юбилей

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

12 ноябрь көнне Урнәк авылында яшәүче Камалетдинова Хәмдия Мифтах кызына  90 яшь тулды.  Ветеранны юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы котлады һәм район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга «Шәфкать» үзәге директоры Мөхлисуллина Ландыш Зөфәр кызы, Югары Чыршылы авыл җирлеге башлыгы Камалетдинов Илсур Наил улы кушылды. Алар ветеранга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International