10 ноябрьдә Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбендә тәрбия буенча директор киңәшчесе Габдрахманова Эльмира Шәүкәт кызы, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Кудашева Гөлназ Фирдәүс кызы мәктәп активы белән берлектә Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең беренче баскычы булган "Россия бөркете" һәм "Барсик" башлангыч сыйныф укучылары белән чара үткәрделәр. Бу тантаналы һәм дулкынландыргыч көн иде. Мәктәп директоры Латыйфуллина Гөлнара Фәлих кызы балаларга үгет-нәсихәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. "Беренчеләр хәрәкәте" нең беренчел бүлеге активистлары балаларга "Россия бөркете" һәм "Барсик" билгеләрен тапшырдылар