Ел саен халыкның финанс хезмәтләренең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән канәгатьлек дәрәҗәсе турында сораштыру

2023 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Россия Банкы соңгы өч ел дәвамында кредит-финанс өлкәсе оешмалары тарафыннан күрсәтелә торган финанс хезмәтләренең куркынычсызлыгы дәрәҗәсеннән халыкның канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләүгә юнәлдерелгән бөтенроссия сораштыру үткәрә.

Явыз ниятле кешеләр мошенниклык схемаларын даими камилләштерәләр, әмма акча урлау өчен төп корал булып социаль инженерия алымнарын һәм ысулларын куллану кала, анда кеше психологик йогынты астында булганда, үз теләге белән акча күчерә яки урлауны башкарырга мөмкинлек бирүче банк мәгълүматларын ача. Мондый операцияләр күләме 2022 елда 4,3% ка арткан һәм 14,2 млрд.сум тәшкил иткән, бер ел элек 13,6 млрд. сум булган. Шул ук вакытта Россия Банкы һәм кредит оешмаларының әлеге төр җинаятьләр белән көрәшкә юнәлтелгән эше 2023 елның беренче яртыеллыгында кибермошенникларның банкларның граждан – клиентлары счетларыннан 1,6 трлн сумнан артык суммага акча урлауга 9 миллионнан артык омтылышын чагылдырырга мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International