2023 елның 18 һәм 19 ноябрендә Татарстан Республикасының атказанган агрономы Мөнавир Фатыйх улы Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII традицион турнирга чакырабыз, ул «Айтуган»универсаль-спорт залында узачак.
Турнир программасы:
18 ноябрь-гомуми белем бирү мәктәпләре һәм аграр колледж (2006 елгы һәм аннан яшьрәк егетләр һәм кызлар)арасында муниципаль ярышлар;
19 ноябрь-республика турниры (2012 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында).
Сәгать 10:00дә башлана.