Халыкара толерантлык көне ел саен 16 ноябрьдә билгеләп үтелә.
Әлеге дата кысаларында Җәлил 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең “Форпост”үзәге активистлары Садыйкова Самира һәм Майорова Ангелина «Толерантлык – тынычлыкка юл»дигән класс сәгате үткәрделәр. Активистлар халыкара Толерантлык көненең календарьда барлыкка килү тарихы, аның дөнья илләре өчен әһәмияте һәм милләтара мөнәсәбәтләр үсеше турында сөйләделәр, кичерә белү, иптәшләрнең кимчелекләренә түземле булу, башка кешеләрнең уңышларына шатлану һәм кичерә алмау нәрсәгә китерә икәне турында сөйләштеләр.