Бүген Сарман районының Чураш авылында Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булган Солтанов Фәнис Фәнүз улын соңгы юлга озаттылар.
Солтанов Фәнис Фәнүз улы 1984 елның 14 августында ТАССРның Брежнев шәһәрендә (Хәзерге Чаллы шәһәре) туган. Чурашев, Карашай-Саклов мәктәпләрендә укый, һөнәри белемне Сарман СПТУда ала.
2003-2005 елларда армия хезмәтен үтә.
2022 елның 28 октябрендә Фәнис Фәнүз улы Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссариаты тарафыннан хәрби хезмәткә чакырыла.
2023 елның 2 ноябрендә 1 нче мотоукчылар батальонының 1 нче мотоукчылар ротасының 2 нче мотоукчылар взводының 2 нче мотоукчылар бүлегенең өлкән укчысы сержант Фәнис Солтанов хәрби бурычын үтәгәндә һәлак була.
Һәлак булган сугышчы өчен кайгы уртаклашу һәм тирән кайгы…
Мәңгелек хәтер... Мәңгелек дан ...