"Географик диктант" акциясе

2023 елның 19 ноябре, якшәмбе

19 нчы ноябрьдә "Җәлил гимназиясе"нең 7-11 нче сыйныф укучылары географик диктантта актив катнаштылар. Диктант дистанцион форматта оештырылган. Һәр катнашучы унөч урынлы уникаль (индивидуаль) код ала, ул бер үк вакытта бланк номеры да булып тора. Катнашучыларга барлыгы 40 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде, алар ике төркемгә бүленгән: беренче өлештә гомуми билгеле фактларга нигезләнгән сораулар, ә икенче өлешнең биремнәрендә логика һәм зирәклек бар. Географик диктант - географик белемнәрне популярлаштыру һәм Россия географиясенә кызыксынуны арттыру максатыннан үткәрелә торган мәгърифәтчелек акциясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International