Бүген дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы утырышы узды. Утырышны муниципаль район Советы Рәисе Фәрит Хөснуллин алып барды. Эштә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Галиев Марат Гадый улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Глушков Геннадий Николаевич катнашты. Утырышта район прокуроры вазыйфаларын башкаручы, район суды рәисе, эчке эшләр бүлеге начальнигы, район учреждениеләре һәм предприятиеләре җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.