Али Җәлил поселогында яшәүчеләрдән җылылык белән тәэмин итүгә кагылышлы бик күп мөрәҗәгатьләр килә.
Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин авылны җылылык белән тәэмин итү өчен дүрт яңа блоклы-модульле котельная төзү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә эшендә шулай ук ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның проектлаучылары, җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Хәзерге вакытта алар тарафыннан проект эшләре алып барыла.