Илексазда Нәгыймә Кәшипова гомер бәйрәмен билгеләп үтә

2023 елның 24 ноябре, җомга

Бүген Илексаз авылында гомер кичерүче Кәшипова Нәгыймә Сабир кызына 90 яшь тулды. Олуг юбилее белән ветеранны район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев тәбрикләде, аңа район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлек бүләген тапшырды. Котлауларга һәм бүләкләүләргә Илексаз авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Әлфия Әһелтдинова, район ветераннар Советы рәисе Асыляр Харисов, авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әлфия Закирова, юбилярның якыннары-туганнары да кушылдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International