Ветеранны тууына 95 ел тулу уңаеннан район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова котлады, Район Башлыгы Фәрит Хөснуллина исеменнән истәлекле бүләкләр, чәчәк бәйләме һәм Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын тапшырды.
Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиева, балалары, оныклары, туганнары да сәламәтлек, җан тынычлыгы теләделәр. Авылда яшәүче Илсөяр Кашапова да дога кылды.
Мәдинә Миңнәхмәт кызына ныклы сәламәтлек, якыннары арасында тыныч тормыш телибез.