25 ноябрьдә Казанда "Миллимультфест"кинофестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы һәм финалы узды.
597 эштән 25 финалист сайлап алынган. Мәктәпнең интернет телевидениесе командасы" детвора " ике эш җибәрә һәм икесе дә финалга үтә. "Яңа ел әкиятләре" фильмы 4 урынны, ә "кечкенәлек" фильмы беренче урынны яулый!
Безнең команда өчен җан аткан һәркемгә рәхмәт!!! 💐 👍 🥳