Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы

2023 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген район Советының утырышлар залында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышы узды. Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Фандас Вәлиев алып барды. Утырышның көн тәртибендә "хайваннарның йогышлы авыруларын профилактикалау һәм булдырмау"дигән төп мәсьәлә каралды. Докладлар белән УСХиП начальнигы Николай Сахуриев, ветеринария берләшмәсе начальнигы Илсур Мостафин, ТР МК ГУВНЫҢ Түбән Кама территориаль ветеринария күзәтчелеге бүлеге консультанты Әнәс Сөләйманов чыгыш ясады. Утырышта җирлек башлыклары, КФХ башлыклары, мөгезле эре терлекләрне сатып алу белән шөгыльләнүче гражданнар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International