Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышларның финал этабы уза. Ярышларда катнашучыларны колледж директоры Зөбәер Агелтдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Спартакиаданың баш судьясы Сергей Севодин һәм өстәл теннисы буенча баш судья Рамил Вәлиев, колледжның сәнгать эшлеклеләре сәламләде. Ярышларда республиканың төрле һөнәри белем бирү оешмалары укучылары катнаша, алар уеннарның зона этабында җиңүче булдылар.