Сарман аграр көллияте студентлары өстәл теннисы буенча ярышларда җиңүче булдылар

2023 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Бүген Сарман аграр көллиятендә Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары укучылары Спартакиадасы кысаларында Өстәл теннисы буенча ярышларның финал этабы узды. Кызлар арасындагы ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны Сарман аграр көллияте командасы алды. Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы командасы - икенче, Нурлат аграр техникумы-өченче булды. Егетләр арасында Актаныш технология техникумы командасы җиңү яулады, Саба аграр көллияте командасы икенче урында, Лаеш техника-икътисад техникумы командасы өченче урында. Колледж директоры Зөбәер Агелтдинов, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова, Спартакиаданың баш судьясы Сергей Севодин һәм өстәл теннисы буенча баш судья Рамил Вәлиев җиңүчеләрне Кубоклар, Дипломнар һәм медальләр белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International